Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешләр сорый, нишләргә әгәр туфли югалса яки кер юу машинасы ватылса

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекциясе бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова остаханәдә аяк киемегезне һәм башка әйберләрегезне югалтсалар нәрсә эшләргә кирәклеге, нинди очрак­ларда товарны алыштырып булуы турындагы ­сорауларга җавап бирә.

(Тәтеш, 8 апрель, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина). 

– Өч ай элек аяк киемен ремонтка тапшырган идем, аны озак вакыт барып ала алмадым. Мөмкинлек булмады. Ә инде баргач, аны ясаучы миңа аларны югалтуын әйтте. Ул туфли өчен түләүдән баш тартты, син үзең гаепле, иртәрәк килергә кирәк иде, диде. Нишләргә?
Марина Н.

– Кулланучыдан кабул ителгән материал (әйбер) тулысынча яки өлешчә югалган (зыян килгән) очракта, эшне башкаручы аны өч көн эчендә шундый ук сыйфатлы бертөрле материал (әйбер) белән алыштырырга һәм кулланучы теләге буенча бертөрле материалдан (әйбер) кыска вакытта ясап бирергә тиеш, ә инде шундый ук сыйфаттагы бертөрле материал (әйбер) булмаганда – югалткан (зыян китергән) материалны (әйберне) кулланучыга ике тапкыр бәядә, шулай ук кулланучының чыгымнарын да кире кайтарырга тиеш. 

– Сигез яшьлек оныкка велосипед сатып алырга җые­набыз. Телевизордан балалар велосипед­ларында яктылык кайтаргычлар булырга тиешлеген ишеттем. Бу дөресме?
Григорий И.

– Әйе, кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм яшүс­мерләр велосипедларында (продукцияне 14 яшьтән 18 яшькә кадәр кулланучылар) яктылык кайтаргычлар булырга тиеш.

– Миңа кирәк булмаган сөлгене сатучыга кире кайтара аламмы? Чегы бар.
Рушания К.

– Юк, кире кайтара алмыйсыз – сөлгеләр шәхси гигиена әйберләренә керә һәм алар башка зурлыктагы, төрдәге, күләмдәге, рәвештәге, төс­тәге яки комплекттагы шундый ук товарга алыштырылмый яки кире кайтарылмый торган,  тиешенчә сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә. Искәрмә – әгәр дә товарда нинди дә булса кимчелекләр барлыгы ачык­ланса. Четереклекләр шул чагында килеп чыгарга мөмкин, әгәр кимчелекләр башта ук түгел, ә кулланылганнан соң яки юылганнан соң барлыкка килсә (төсе уңса, җепләре чыкса, төерчекләр һәм башкалар барлыкка килсә). Бу очракта дәлилләүдә мәшәкатьләр булырга мөмкин: әгәр товарга гарантия вакыты бил­геләнгән булса, сатучы үзе­нең гаебе булмавын исбатларга тиеш; әгәр дә инде мондый вакыт юк яки ул чыккан булса – кимчелекләр булуны кулланучы дәлилли. Әгәр дә мондый бәхәсне үзара килешенеп хәл итеп булмый икән, бәйсез экспертиза үткәрергә мөмкин. Ләкин шулай да башта сатучыга мөрәҗәгать итәргә һәм мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырышып карарга кирәк.

– Бер ай элек кер юу машинасы сатып алдым, ә ул җимерелде. Нәрсә эшләргә?
Светлана О.
 

–     Товарны сатып алганнан соң 6 айдан да азрак вакыт узган булса, һәм кер юу машинасы техник катлаулы товар булганлыктан, кулланучы кимчелекләрне түләүсез рәвештә җайга салу хокукына ия.
Сезгә товарның сыйфатына дәгъва белдереп сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк, сатучы тиешсез сыйфаттагы товарны кабул итәргә һәм аңа тикшерү үткәрергә тиеш.

Р.S. Әгәр сезнең кулланучылар хокукларын яклау буенча сорауларыгыз бар икән, 2-54-95 номеры буенча ­шалтыратыгыз. 

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев