Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр «Балачак куркынычсызлыгы» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Җәй җитү белән балаларны юлларда, сулыкларда, уен мәйданчыкларында зур куркыныч көтә.

Балигъ булмаганнар белән булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен уздырыла торган «Балачак куркынычсызлыгы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу хакта Балалар китапханәсе хәбәр итә.

Паркта ял итүче балаларга балалар китапханәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм велосипедта яки роликларда йөргәндә килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр, җәмәгать урыннарында һәм өйдә үзеңне ничек тотарга, электр приборлары белән ничек эш итәргә, урамда һәм суда шәхси куркынычсызлык турында сөйләделәр.

Балаларга күңелсезлекләрдән ничек котылырга, каникулларны куркынычсыз һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә кирәклеге турында киңәшләр язылган буклетлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев