Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләр “иҗади кешеләр” булды

---------

Аларның эшчәнлеге турында безгә район проектының җитәкчесе, район мәдәният йорты директоры Елена Иванова сөйләде:
– “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында  2019 елның октябрендә район башкарма комитетының мәдәният бүлеге тарафыннан “Мин – иҗади кеше” юнәлешендә “Мәдәният волонтерлары” проектында катнашу карары кабул ителгән иде. Бу социаль учреж­дениеләргә үзүсешне гамәлгә ашыру һәм иҗади ярдәм күрсәтү мөмкинлеге өчен талантлы һәм битараф булмаган яшьләрне берләштерүгә юнәл­дерелгән социаль-иҗади проект. 

Без активистлар төркеме җый­дык, республикадагы кураторларга чыктык һәм видеоэлемтә рәвешендә хәрәкәтнең төбәк коор­динаторы Гөлфия Мотыйгуллина белән беренче эшлекле очрашу уздырдык, анда проектны гамәлгә ашыру буенча бурычлар, максатлар һәм планнар хакында фикер алышынды. Безнең бүлек теркәлү үтте, хәзер аңа инде 50дән күбрәк кеше керә: мәдәният хезмәткәрләре һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантлары. Иҗади төркем һәр айда Олы Шәмәк авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм һәм конкурс-күңел ачу программалары уздыра, Урюм авылындагы “Карлыгач” балаларга белем бирү-сәламәтләндерү лагеренә бара. Безнең хәрәкәт шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Авдонин өчен котлаулар оештыра, ул һәрбер баруыбызда волонтерларыбызны елмаеп каршылый һәм игътибар күрсәтү өчен рәхмәт белдерә. Безнең бүлек хәтта коронавирус пандемиясе вакытларында да үз эшен туктатмады, мәдәният йортында без концерт программаларын видео рәвешендә яздырдык һәм аларны күрсәтү өчен интернат-йортка тапшырдык, шундый катлаулы вакытларда да пенсионерларны үзебезнең иҗатыбыз белән рухландырдык.       
Безнең барлык чаралар #миниҗадикеше һәм #мәдә­ниятволонтерлары хештеглары белән социаль челтәрләргә куелып бара, әгәр шәһәребезнең талантлы кешеләре дә безгә кушылырга теләсә, без бик шат булыр идек. 

Дмитрий Пирогов, “Карлы­гач” балаларга белем бирү-сәламәт­ләндерү лагере начальнигы:
– Район башкарма комитеты­ның мәдәният бүлеге волонтерлары безне барлык башлангычларда да хуплыйлар һәм һәр бәйрәмне бизәүдә һәрвакытта ярдәм итәргә әзер торалар. Вакыт белән исәпләшмичә, безгә ял һәм бәйрәм көннәрендә дә киләләр. Алар бик күп чаралар үткәрәләр, үзләренең иҗатлары белән бездә тәрбияләнүчеләр өчен уңай мохит булдыралар, балалар әлеге чыгышлардан якты хис-кичерешләр алалар. Балалар мәдәният хезмәткәрләре – артистлар, җырчылар һәм биючеләр – безнең бәйрәмнәрне оештыручылар белән мондый җылы очрашуларны һәрчак шатланып көтәләр.

фото предоставлено Отделом культуры исполкома района
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев