Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте студенты РФ министрлыгы Баш идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп.
(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте студенты Әбелханов Булат Сәлим улы, кеше гомерен өзүгә китерү ихтималы булган янгын көчәюен булдырмый калуда кыю гамәлләр һәм актив гражданлык позициясе күрсәткәне өчен, ТРның Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларны ликвидацияләү эшләре буенча РФ министрлыгы Баш идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев