Тәтештә «Белем Лигасы» интеллектуаль уеннарының район чемпионаты төгәлләнде
16 интеллектуаль уеннан торган чемпионатта 110 катнашучы санында 21 команда катнашты.
(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә «Белем Лигасы» интеллектуаль уеннарының район чемпионаты төгәлләнде.
Өч ай дәвамында Тәтеш районы яшьләре чемпион исеме өчен көч сынашты. 16 интеллектуаль уеннан торган чемпионатта 110 катнашучы санында 21 команда катнашты. Аны "Форпост" үзәге хәбәр итә.
Уеннарның квиз форматындагы биремнәре илебезнең үсеш тарихын колачлады, уеннар барышында Бөек Ватан сугышы барышын җентекләп тикшерделәр, мәктәп программасын белү генә түгел, логик фикерләү һәм зирәклек таләп иткән сорауларга җавап бирделәр.
28 февральдә «Барс СОК» МБУ базасында «Белемнәр Лигасы» интеллектуаль уеннары чемпионатының финал уены узды. «Белем лигасы» чемпионаты финалында 8 команда катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Silence» командасы
2 урын-Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Позитивчыклары» командасы
3 урын-Урюм урта гомуми белем бирү мәктәбенең «белгечләре» командасы.
Чемпионатта җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Барлык катнашучы командалар да чемпионатта катнашучылар сертификатлары белән бүләкләнделәр.
фотоларны "Форпост" үзәге тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев