«Тәтештә форпостчылар «Кызыл тасма» дигән акциясен уздырдылар
Активистлар шәһәр халкына тамчы формасында ясалган кызыл тасманы СПИД белән көрәш символын тараттылар.
Тәтештә «Форпост» үзәге активистлары СПИДтан һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган «Кызыл тасма» акциясен уздырды. Ту хакта МБУ «Форпост» үзәге» хәбәр итә.

Бөтен дөньяда майның өченче якшәмбесендә ел саен билгеләп үтелә торган хәтер көне җәмәгатьчелекнең игътибарын ВИЧ/СПИД проблемаларына юнәлтү, хәбәрдарлыкны арттыру, корбаннарны искә алу һәм ВИЧ-инфекциялеләргә ярдәм итү өчен юнәлтелгән.


Активистлар шәһәр халкына тамчы формасында ясалган кызыл тасманы СПИД белән көрәш символын тараттылар. Аны киемгә беркеткәндә, без әйләнә-тирәдәгеләргә ВИЧ-инфекцион авыруларга теләктәш булуыбызны һәм СПИД корбаны булганнарны искә алуыбызны күрсәтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев