Тәтештә «Яз кебек гүзәл» дип исемләнгән фотобәйге уза
Анда ТР Тәтеш районында яшәүче төрле яшьтәге хатын-кызлар катнаша ала.
“Авангард” газетасы редакциясе язгы кәеф тудыру, хатын-кызларга мәхәббәт һәм хөрмәт белдерү максатыннан 8 Мартка багышланган «Яз кебек гүзәл» дип исемләнгән фотобәйге башлап җибәрә.
Анда ТР Тәтеш районында яшәүче төрле яшьтәге хатын-кызлар катнаша ала.
Кечкенә кызчыклар, туташлар һәм хатын-кызлар фотолары 2026 елның 6 мартына 16.00 сәгатькә кадәр avangard@tatmedia.com электрон почтасына “8 Март” тамгасы белән кабул ителә. Шулай ук фотоларны мөстәкыйль рәвештә tetyushy.ru адресы буенча “Тәтеш таңнары” сайтының “Бәйгеләр” бүлегенә шундый ук исемдәге “Яз кебек гүзәл” бәйгесенең “яңа катнашучыны тәкъдим итү” өлешенә йөкләргә мөмкин.
Фотоларга карата бернинди таләпләр юк. Иң мөһиме – сүрәттә язгы, күңелле кәеф чагылсын, чөнки иң матур һәм иң назлы бәйрәмгә дә бик аз вакыт калып бара!
Үзегез турындагы мәгълүматны (фамилия, исем, әтиегезнең исемен, элемтә өчен телефон номерын) күрсәтергә онытмагыз. Иң мөһиме – фотога үзенчәлекле, кызыксындыргыч исем уйлап табыгыз. Бер катнашучыдан бары тик бер эш кенә кабул ителә.
Бәйге ТР Тәтеш районы халкы өчен 2026 елның 25 февраленнән 8 мартына кадәр үткәрелә. Тавыш бирү “Тәтеш таңнары” сайтында 2025 елның 7 мартында 6.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр узачак. Иң күп тавыш җыючылар буенча 3 җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүчеләрнең фотолары район “Авангард” газетасында басылып чыгачак.
Фотобәйге шартлары
0+
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев