Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә йөкле хатыннар көнен билгеләп үттеләр

7 апрель көнне Тәтеш үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатыннар көненә багышланган чара булып узды.

Булачак әниләр табиб-гинеколог, педиатр һәм психолог, шулай ук социаль яклау буенча белгеч белән аралаша алдылар. Әңгәмә барышында хатын-кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм сабый тууга әзерлек буенча кыйммәтле киңәшләр алдылар.

Бәйрәм интерактив форматта узды. Катнашучыларга йөкле хатыннарның көндәлекләре, балалар китаплары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Булачак ата-аналар өчен шулай ук биләү буенча мастер-класс үткәрелде, ул һәр анага кирәк булачак.

Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында оештырылды.

Фото нейрочелтәр ярдәмендә эшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев