Реклама
Җәмгыять
Тәтештә «Тормыш кулыңны суз!» дигән акция узды
26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья әһәмиятендәге вакыйганы билгеләп үтә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне.
(Тәтеш, 27 июнь, «Тәтеш таңнары»).Бу көнне «Форпост» хокук саклау хәрәкәте активистлары "Тормыш кулыңны суз!" дигән акциясен уздырдылар. Аны «Форпост» үзәге МБУ хәбәр итә.
Активистлар шәһәр урамнарына «Барысы да безнең кулларда» плакаты белән чыктылар шәһәр халкы сәламәт яшәү рәвеше серләре белән актив уртаклашты. Шулай ук активистлар яшүсмерләр белән үзләрен һәм сәламәтлекләрен зарарлы гадәтләрдән ничек саклап калу турында профилактик әңгәмә үткәрделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.
фотоларны «Форпост» үзәге МБУ тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев