Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештәге балалар бакчасы сабыйлары МХОда катнашучы белән очраштылар

Чара Ватанны саклаучылар көне алдыннан оештырылды.

 

Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы  кысаларында һәм “Ватанны саклаучылар көне” бәйрәме алдыннан «Миләшкәй» балалар бакчасының татар төркемен тәмамлаучы Россия гаскәрләре хәрбие, махсус хәрби операциядә катнашучы - Айнур Шәрәфетдинов белән очрашу булып узган.

- Балаларга махсус киемнәрдән чын хәрбине якыннан күрергә туры килгәне юк иде әле. Аларның күзләрендә очкыннар балкуын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар янәшәсендә чын, көчле, батыр, ышанычлы солдат утыра.
Айнур сабыйларга үзе хакында, ниче итеп безнең балалар бакчасына, татар төркеменә йөрүе, махсус хәрби операция зонасында катнашуы, барыбызның да күк йөзе тыныч булсын өчен көрәшүләре турында сөйләде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Айнур аларга бик теләп җавап бирде һәм фоторәсемнәрне күрсәтте, - дип уртаклаштылар очрашу хакында балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлнар Галиәкбәрова белән Лилия Гайнетдинова.

Балалар бакчасы педагоглары әйтүенчә, солдат сабыйларга шулай ук илнең барлык почмакларыннан хатлар һәм рәсемнәр килүен, аларны ничек саклауларын, стенага беркетүләрен сөйләгән. Ул сурәтләр сугышчан рухны арттырырга ярдәм итә. Туган җирдән еракта булганда синең өчен борчылуларын һәм көтепе торуларын белү бик мөһим. 

- Очрашу безнең барыбыз өчен дә дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хәрбинең беренчел кирәкле әйберләрен, солдатларның саклану чараларының авырлыгын үзләрендә сынап карадылар. Очрашу ахырында балалар тәрбиячеләре белән бергә әзерләгән открыткаларны бүләк иттеләр, тиздән Җиңү белән өйгә кайту теләкләрен белдерделәр. Айнур үзе дә буш кул белән килмәгән иде, балаларга татлы күчтәнәчләр өләште. Мондый очрашуның әһәмияте балаларда патриотик хисләр тәрбияләүдә бәяләп бетергесез, - диләр татар төркеме тәрбиячеләре.

фотолары «Рябинушка» балалар бакчасы тәрбиячеләре тарафыннан тәкъдим ителде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев