Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Матаева: Үз балаларыгызга ышаныгыз

Шәһәрле Татьяна Матаеваның ике улы бар: олысы – Эдуард, кечесе – Константин, алар арасындагы яшь аермасы бары тик ике ел.

(Тәтеш, 24 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 

– Беренче улым Казанда туды, мине анда олы яшьтә бала табучы буларак җибәрделәр, чөнки бу вакытта миңа 30 яшь иде. Эдик Апгар шкаласы буенча 0 – 1 балл белән туды (норма 10 балл), һәм шунда ук реанимациягә эләкте. Ләкин 11 көннән соң без өйдә идек. Без һәр өч ай саен ДРКБда дәвалану уздык. Ярты ел булганда безгә ДЦП диаг­нозы куйдылар һәм инвалидлык билгеләделәр, – дип искә төшерә Татьяна Владимировна. 

Ул эшкә чыга алмаган, баласы белән шө­гыльләнергә кирәк булган. Ике елдан соң икенче уллары Константин якты дөньяга аваз салган. Энесе тууга Эдик йөри башлаган һәм әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесенә әйләнгән: сабыйның киемнәрен алып килгән, аңа имезлек каптырган. 

– Бер яшьтән Костя абыйсына ярдәм итү өчен безнең белән тернәкләндерү үзәкләренә, шифаханәләргә йөри башлады. Шулай итеп вакытлар узып китте. Эдуард хәзер – студент, ә Константин – 9нчы сыйныф укучысы. Әлеге барлык еллар дәвамында безгә булышлык кирәк булды, әлбәттә. Табиблар, бөтен Россия буйлап профессорлар, “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячеләре, Тәтештәге 2нче урта мәктәп укытучылары, гражданнарны яклау көллияте педагоглары ярдәм иттеләр. Бүгенге көндә дә без киң күңелле кешеләрнең булышлыгын тоябыз, – дип уртаклаша Татьяна Владимировна. – Мин үземне ниндидер аерым бер сыйфатларга хас әни дип санамыйм һәм хәтта үземнең Эдуардымны да үзенчәлекле итеп хис итмим, улымны, барысы кебек үк шундый, гадәти бала дип саныйм. Минем ышанычлылыгым аңа да күчте, ул үзенә ышана. Ирем белән безнең балаларга карата таләпләребез бер төрле, аермалар юк, без аларны бер үк төрле яратабыз. Без барыбыз да кеше, үзенчәлеклеме яки гадәтиме, анысы мөһим түгел, иң әһәмиятлесе – синең нинди кеше булуыңда. Үзенчәлекле балаларны тәрбияләүче ата-аналарга шуны әйтәсем килә: үз балаларыгызга һәм үзегезнең көчегезгә ышаныгыз, шул чакта барысы да яхшы булачак!  

фото Матаевлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День матери