Реклама
Җәмгыять
“Татмедиа” басмалары бүгенге көндә Татарстанның барлык шәһәр-районнарындагы дүрт йөз илле бер сәүдә ноктасында сатыла
Гаммәви мәгълүмат чаралары сайтларында көн саен өч меңнән артык үзенчәлекле материал, социаль челтәрләрдә исә өчтән алып биш меңнән артыкка кадәр пост урнаштырыла.
(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңанры). Татарстанда йөз алтмыштан артык басма һәм электрон гаммәви мәгълүмат чарасын, шулай ук Идел буенда иң зурлардан булган “Идел-Пресс” полиграфия комплексын берләштергән “ТАТМЕДИА” холдингы үзенең 13 еллыгын билгеләп үтә. Ул 2007 елның 1 октябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев указы белән оештырылган.
“ТАТМЕДИА” хәзерге вакытта 70 филиалны, 98 район, шәһәр һәм республика гәҗитен, 14 журналны, 17 телеканалны, 12 радиоканалны, 81 интернет-сайтны һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала. Компания рус, татар, чуаш һәм удмурт телләрендәге гәҗит-журналларны нәшер итә. Холдингта 1700 хезмәткәр эшли.
Басма контенттан тыш, холдинг составындагы гаммәви мәгълүмат чаралары көн саен электрон текст, аудио һәм видео форматларында контент җитештерә. Гаммәви мәгълүмат чаралары сайтларында көн саен өч меңнән артык үзенчәлекле материал, социаль челтәрләрдә исә 3,2-5,5 мең пост урнаштырыла. 2020 елның сентябренә “ТАТМЕДИА” АҖ берләшмәләрендә язылучыларның гомуми саны 2,2 миллион кешегә (узган елга карата +16,5 процент) җиткән.
“ТАТМЕДИА” басмалары бүгенге көндә Татарстанның барлык шәһәр-районнарындагы дүрт йөз илле бер ноктада сатыла. Быел Казанда кеше күп йөри торган урыннарда беренче тапкыр гәҗит-журналлар сату буенча вендинг автоматлары урнаштырылган. 2020 елның биш аенда барлыгы 6,7 мең данә журнал, 227,7 мең данә район һәм шәһәр гәҗитләре сатылган.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары пандемия вакытында да гәҗит-журналларның азаюына юл куймыйча, хәтта тиражларын арттырды.
“Идел-Пресс” полиграфия комплексында ел саен 19 миллионнан артык китап дөнья күрә, предприятиенең территориясе 16 мең квадрат метр тәшкил итә.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә соңгы дүрт елда җитмеш бер YouTube-канал булдырылган.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев