Татьяна Тимофеева: “Медицина – ул дәвалау сәнгате”
Кайчагында кешенең тышкы кыяфәте генә дә аның нинди һөнәр иясе булуын күрсәтүе белән килешәсездер.
(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”). Кайчагында кешенең тышкы кыяфәте генә дә аның нинди һөнәр иясе булуын күрсәтүе белән килешәсездер. Татьяна Тимофееваның табиб булганлыгын хәтта беренче караштан ук җиңел генә белеп була.
– Миңа калса, туганнан бирле мин табиб булырга теләдем, – дип сөйли башлый Татьяна Анатольевна ашыкмый гына, йомшак тавыш белән һәм Людоговкада узган балачагына әйләнеп кайта. – Балачакта миңа хастаханәдә ятарга туры килде. Ул чакта мин табиблар һәм шәфкать туташларын күзәтеп, үземнең дә кешеләргә ярдәм итәсем килде. Өстәвенә, әнием Кече Фролово авылында фельдшер-акушерлык пунктында, аннары биредә, хастаханәдә хезмәт куйды.
Татьяна Анатольевна сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, медицина училищесына, аннары медицина институтына укырга кергән. Педиатр булырга уйлаган.
– Иң изгесе – ул балалар һәм ата-аналар, – ди ул.
Интернатурада укыганда практика узарга Тәтешкә кайткан. Ул вакытта район хастаханәсенең баш табибы Лидия Перунова булган. Яшь докторны Олы Шәмәк участок хастаханәсенә дә ул юллаган, Татьяна Анатольевнага анда педиатр да, терапевт та, окулист та, хирург та булырга туры килгән. Бу вакытларны ул бүгенге көндә тормыш мәктәбе дип атый. Медицина институтын тәмамлаганнан соң, 1982 елда Тәтешкә кайта һәм шушы ук авыл хастаханәсендә баш табиб булып эшләргә керешә.
– Шунда, Олы Шәмәктә яшәдем. Башта хастаханәдә, аннары аның янәшәсендәге йортта. Авырулар чакырганда трактор белән барырга туры килде, чөнки юллар юк, машина пычракта батып кала иде, – дип сөйли Татьяна Анатольевна.
Шулай итеп, авыл җирендә ике ел сизелми дә үтеп киткән. Аннары аны район хастаханәсенә педиатр итеп күчергәннәр. Ул үзенең остазлары һәм хезмәттәшләре, табиблар – Александра Черкашина, Александр Дубровский, Розалина Солтанова, Татьяна Шиһабетдинова, Людмила һәм Владимир Вавилиннар, Лидия Перунова, Дамир Мохтаров турында хөрмәт белән искә ала.
Эш күп булган, шәһәрдәге балаларны гына дәвалап калмыйча, шулай ук авыллардагы сабыйларны да дәвалаган, бала тудыру йортындагы нарасыйларны да күзәтеп барган, төнлә белән кизү торган.
– Ни аяныч, бүгенге көндә медицинаны еш кына хезмәт күрсәтүгә китереп җиткерәләр, ә медицина – ул дәвалау сәнгате. Нәкъ тә сәнгать, һәркемгә дә, хәтта иң кечкенә пациентка да аерым бер якын килү кирәк, – дип саный Татьяна Анатольевна.
Ул үтеп-китеп йөрүчеләрдә еш кына үзенең пациентларын таный, хәзер инде алар үзләре дә әти-әниләр, әби-бабайлар булганнар – педиатрның һөнәрендә 40 елга якын хезмәт куюы олы ихтирамга лаек! Ә алар, үз чиратларында, балалар табибын, үзләренә күп тапкырлар ярдәмгә килүчене күрүләренә ихластан шатланалар.
фотоны Лилия Филиппова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев