Тавыш бирүгә хәтта башкаладагы дусларын да җәлеп иткән
“Тәтеш таңнары” сайтында уздырылган “Безнең җәй” фотоконкурсында катнашучыларга нәтиҗә ясалды.
(Тәтеш, 18 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Редакциянең күтәренке рухтагы коллективы фаразлауларына карамастан, фотоконкурста нибары 14 кеше генә катнашты. Конкурс шартлары буенча, үзегезнең җәйге ял вакытында төшкән фотогызны җибәрергә: җәйнең иң матур мизгелләрен күрсәтергә һәм тасвирларга кирәк иде. “Тәтеш таңнары” сайтында ике көн дәвамында тавыш бирү узды.
Михаил Бехтинның “Безнең җәй: өметләнү...” фоторәсеме иң күп тавыш – 390ны җыйды. Ирина Гудкованың “Эссе җәй” фотосы нибары 14 тавышка гына калышты. Аның фотосы өчен 376 кеше тавыш бирде.
– Төрле конкурсларда катнашырга яратам, – дип сөйли Ирина Викторовна. – Мәктәп елларыннан бирле җырлыйм да, биим дә, чаралар алып бару ошый. Тиздән әниемнең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкбез, тамада булачакмын. Конкурска фотоны җиңүгә, могҗизага өметләнеп җибәрдем. Яшермим, тавыш бирергә барлык дусларны, танышларны, хәтта Мәскәүдә яшәүчеләрне дә җәлеп иттем.
Тагын бер призерны редакция сайлап алды. Монда Анна Хышовага бәхет елмайды. Фотосурәттә тәтешле болындагы сары чәчәкләрдән ясалган такыя кигән килеш кояш нурларында ләззәтләнә. “Тәтеш кырлары дөньядагы иң хуш ислеләрнең берсе! Бездәге кырларның хуш исенә гомер буе хозурланырга була”, – дип язган шәрехләмәсендә Анна Борисовна.
– Фотога Пролей-Кашада төштем, миңа анда бик ошый. Бу кояш чыккан вакыт иде, якты нурлар сирпеп торганда мин тиз генә такыя үрдем дә фотога төштем, – ди ул.
Танылган рус шагыйре Сергей Есенин: “Җәйнең ниндидер матурлыгы бар, җәй белән без дә матур”, – дип язган.
Редакция коллективы әлеге конкурста катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә укучыларыбызның кызыксынуы артыр, дип өметләнә. Алда әле күп кенә кызыклы конкурслар булачак – яңалыкларны күзәтеп барыгыз, конкурсларда катнашыгыз һәм җиңегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев