Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Технология дәресе мавыктыргыч сәяхәт сыман

Иҗади һәм киң күңелле Гөлшат Хәмидуллина Келәш башлангыч мәктәбе-­балалар бакчасында егерме елдан күбрәк укыта.

(Тәтеш, 20 октябрь, "Тәтеш таңнары",Елена Викторова (автор фотосы)  ). Авылдагы белем йортында педагог булу бүгенге көндә җиңелләрдән түгел: кайчак­ларда парталарда төрле яшьтәге балалар утыра, бу димәк аларның белем бирү программасы да төрлечә дигән сүз. Шулай итеп, Гөлшат Әхмәт кызының сыйныфында – дүрт укучы, аларның икесе – беренче класслар, икесе – өченчеләр.

“Бер ишләренә аңлатканда, башкалары да тыңлап торалар”, – ди ул.

Гөлшат Әхмәт кызы Олы Тарханда туып-үсә һәм Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң туган авылы мәктәбендә дүрт ел укыта. Ә аннары Келәш егетенә кияүгә чыга да гомерлеккә әлеге авылга килеп төпләнә.

Билгеле булганча, башлангыч сыйныф укытучылары – мәктәп программасына кергән барлык фәннәрне дә диярлек укыта торган киң кырлы мөгаллимәләр. Гөлшат Әхмәт кызының технологиягә мәхәббәте аеруча да зур. Ә барысы да шуннан килә, аның табигате иҗатка тартыла һәм ташландык әйберләрдән сәнгать әсәрләре ясау теләгенең көчле булуында. 

Аның укучылары тарафыннан әзерләнгән кул эшләнмәләрен мәктәптә һәр адым саен очратырга мөмкин. Икенче каттагы коридор һәм ул эшли торган сыйныф бүлмәсе гаҗәеп күргәзмәгә әверелгән. Биредә пластик шешәләрдән вазалар да, бер тапкыр кулланыла торган чәнечкеләрдән рамнар да, карандаш йомычкаларыннан ясалган биюче кызлар да бар. Педагогның балалар белән бергә эшләгән иҗат җимешенең  барысын да санап чыгу мөмкин түгел.

“Күпләр инде әллә кайчан ташларга теләгән әйберләрнең һәркайсына кулланылыш табам. Хәзер Интернетта файдалы һәм кызыклы идеяларны очратырга була”, – дип уртаклаша Гөлшат Әхмәт кызы. Әйтергә кирәк, ул челтәрдә эзләп тапкан эшләрнең беркайчан да тулысынча күчермәсен алмый: әйбергә һәрвакытта үзенең берәр төрле хыялый үзенчәлеген өсти. Мәктәп укучылары да үзләренең остазларында иҗатка мәхәббәт күреп, читтә калмыйлар. Технология дәресе аларның һәркайсы өчен мавыктыр­гыч маҗарага әйләнә, аның нәтиҗәсендә яңа кул эшләнмәсе барлыкка килә. Әңгәмәбез ахырына якынлашты, беренче сыйныфлар коелган көзге яфраклардан эшләнгән кулчатырларны (зонтик) безгә эчке бер горурлык белән күрсәттеләр.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев