Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Түләү җитешлеккә китерә

Илнең салым службасы хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 21 ноябрь, Тәтеш таңнары). Алар алдында җаваплы бурыч тора – бюджетны тулы күләмдә тулыландыруны тәэмин итү.

“Безнең эш юнәлешләренең берсе – физик һәм юридик затларга салым түләү зарурилыгы турында белдерү. Шулай ук салым түләү хакындагы статистик мәгълүматларны җыюны алып барабыз һәм салым исәп-хисабын тутырабыз. Салым инспекторлары вазифасына тикшерүләр уздыру һәм түләмәүчеләргә, кирәк очракларда, штраф санкцияләре куллану керә”, – ди ТР буенча 3нче санлы Россия ФСХ МРИ баш дәүләт инспекторы Раилә Низамиева.

Үткән елларда район салымчыларының сан ягыннан составы кырык кешедән арткан, берничә бүлек эшләгән. Рифкать Хисаметдинов район салым хезмәтенең беренче җитәкчесе булган, Сабирҗан Ситдыйков, Римма Нәфиева, Галина Буркина, Надежда Глазкова, Нина Коробкова, Людмила Глазкова, Касиль Сираҗов һәм башкалар әлеге өлкәдә шактый еллар хезмәт куйган.

Хәзерге вакытта районның салым службасында нибары ике хезмәткәр – Раилә Низамиева белән Светлана Сәмигуллина эшли, алар зур хезмәт күләмен уңышлы башкарып чыгалар.
Кешеләр белән аралашу – хезмәттә аерылгысыз бер өлеш, алар ачыктан-ачык әңгәмәгә һәрвакытта әзер. Салымчыларга көн саен 75 – 80гә кадәр кеше мөрәҗәгать итә, ә ике көн дәвамында үткәрелгән ачык ишекләр көнендә алар 200гә якын кешене кабул иткәннәр. Узган атнада шәһәр мәктәпләрендәге өлкән сыйныфлар өчен “Белемле салым түләүчеләр клубы” дигән яктыр­ту чарасы уздырылган, анда укучылар үзләрен кызыксындыр­ган сорауларны бирә алганнар.

“Хәзер безнең өчен, иң кызу чактыр, мөгаен – физик затларның милек салымын түләү вакыты бара. Тәтеш районы кешеләреннән 15 ноябрьгә кадәр җирле бюджетка 8 миллион 300 мең сум кергән, бу бюджет билгеләмәләрен 70 процентка үтәүне тәшкил итә, – дип хәбәр итте Раилә Рафаис кызы. – 3нче декабрьгә кадәр күп вакыт калмады һәм салымнарны түләргә ашыгырга кирәк, чөнки әлеге акчалар салым түләүчеләргә социаль җитешлек һәм гарантия төрендә әйләнеп кайтачак”.
Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев