Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тоншерма авылыннан Кристина Фомина “Татарстанның чуваш гүзәле – 2023” конкурсы финалында катнашты

Республика районнарында һәм шәһәрләрендә узган конкурста сайлап алынган 11 дәгъвачы Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында югары исем өчен көрәште.

(Тәтеш, 25 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тоншерма авылыннан Кристина Фомина халык мәгърифәтчесе Иван Яковлевның тууына 175 ел тулуга багышланган “Татарстанның чуваш гүзәле – 2023” ХІ республика матурлык һәм талантлар конкурсы финалында катнашты.

Республика районнарында һәм шәһәрләрендә узган конкурста сайлап алынган 11 дәгъвачы Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында югары исем өчен көрәште.

Кызлар чувашларның милли ризыкларын, йөз таныкламаларын тәкъдим иттеләр, иҗади номерлар күрсәттеләр һәм интеллектуаль конкурста ярыштылар.

Кристина “Камалла пике” (“Ягымлы”) титулына ия булды. Якташыбыз “Сарпике” (“Чибәркәй”) номинациясендә өченче урынны яулады. 

Конкурс 2002 елдан бирле үткәрелә. Эшкуар Володар Тимофеев конкурста катнашучыларыбызга традицион рәвештә ярдәм күрсәтә. Быел эшкуар Юрий Нагуськин да катнашучыларны хуплап, үзеннән шактый өлеш кертте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев