Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тоншерма урта мәктәбендә дәрес «Россия матбугаты көне» темасына узды

Дәрес барышында балалар беренче газетаның ничек аталуын белделәр.

Тоншерма урта мәктәбендә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» курсыннан чираттагы дәрес «Россия матбугаты көне» темасына узды. 

Дәрес барышында балалар беренче газетаның ничек аталуын белделәр, басма матбугатның заманча мәгълүмат киңлегендә роле турында уйландылдар, вакытлы матбугатны булдыруда нинди белгечләр эшләвен искә төшерделәр.

Мәктәп укучылары әлеге тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, интерактив биремнәр башкардылар. " Хәзерге дөньяда газеталар ни өчен кирәк?", "Блогер корреспонденттан нәрсә белән аерыла?" һәм башка сорауларга җавап эзләделәр, шулай ук Россия матбугаты көне тарихы белән таныштылар.

фото: vk.com/obrazovaniye.tetyshi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев