Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тоншерма урта мәктәбендә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына старт бирелде

-----

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты, «Иң яхшысы — балаларга», «Педагоглар һәм остазлар» ярдәмче проектлары кысаларында Тоншерма урта мәктәбендә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына старт бирелде. Тантаналы линейкага якташларыбыз - Тоншерма авылында туып-үскән Россия Федерациясе Герое Марцев Михаил Николаевич, ике Батырлык ордены, "Батырлык өчен", "Һәлак булганнарны коткарган өчен", "Мариупольне азат иткән өчен" медальләре кавалеры Марцев Александр Валентинович һәм башка кунаклар чакырылды. Тантаналы өлештән соң сораулар һәм җаваплар формасында әңгәмә булды.

Туган мәктәбебез буенча үткәрелгән экскурсия кунакларга аның тормышын якыннанрак күрергә, мәктәпнең бүгенге эшчәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирде.

фотоны Тоншерма урта мәктәбеннән тәкъдим иттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев