Товар өчен алдакчыларга акча күчергән
Ачыкланганча, тәтешлеләр бикләнмәгән машиналарында акчаларын калдыралар, элеккечә үк алдакчыларга ышаналар һәм хатыннарының кадерен белмиләр...
(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз полициягә билгесез затны, 2021 елның 21 декабрендә алдакчылык юлы белән 40 мең сум акчасын урлаучыны, җинаять җаваплылыгына тарту үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү нәтиҗәсендә шунысы ачыкланган, зыян күрүче киң танылу алган сайттан автомашина өчен двигатель сату турындагы игълан буенча алдакчы сатучы белән элемтәгә кергән һәм шуннан соң 40 мең сумга якын акча күчергән. Аннары сатучы элемтәгә бүтән чыкмаган, ә күрсәтелгән абонент номерларына шалтырату мөмкин булмаган.
Нармонкада яшәүчедән полициягә билгесез затны, 2021 елның 29 декабреннән 2022 елның 31 гыйнварына кадәрге вакыт аралыгында банк картасыннан 32 125 сум акчасын алучыны, җинаять җаваплылыгына тарту үтенече белән язылган гариза тапшырылган.
22 гыйнварда 21 сәгатьтә полициянең кизү частенә Казанда яшәүче хатын-кыз Федоровкада “бер холыксызы барысын да үтерә, барлык савыт-сабаны да ватып бетергән” дип телефоннан хәбәр иткән. Тикшерү барышында шунысы ачыкланган, авылдагы бер исерек ир-ат бәхәсләшкән вакытта хатынына суккан, шулай ук аңа, шул исәптән кунакка килүчегә дә, үтерү белән янаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, 15нә каршы 14 февраль төнендә билгесез кеше, Тәтеш шәһәренең шәхси секторындагы йорт янында туктаган чит ил машинасының ишеге бикләнмәвеннән файдаланып, автомобиль салонына үтеп кергән һәм акча янчыгыннан 16 200 сум акча урлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев