Тәтештә яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.
(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданга товар җитештерүчеләр килә башлаганда караңгылык пәрдәсе дә ачылып бетмәгән иде әле, алар артыннан беренче сатып алучылар да күренде. Кайберләре, шәһәрле Наталья кебек, ярминкәгә эшкә барыр алдыннан килгәннәр, ә кемнәрдер, өлкән яшьтәге ирле-хатынлы Егоровлар кебек, иртәрәк килергә булганнар: сатып алучылар күп җыелганчы, сайлау төре күбрәк чакта.
Сатып алучыларны мәйданга килү юлында печән һәм утын төягән машиналар көтте, бераз арырак иген белән сәүдә иттеләр. Көнүзәк товар – чыршы да күпләрне үзенә җәлеп итте, аларны сатучыларга шулай ук ямансулап торырга туры килмәде.
Тәтешлеләр итне аеруча да күп алдылар. Барысы да сыер, ат, сарык итләре, каз, күркә һәм үрдәк түшкәләре сатып алдылар. Һәм бу гаҗәп тә түгел – итле ризыклардан башка нинди яңа ел табыны булсын ди?
Сатучыларның ара-тирә “Яңа суелган күркә ите!”, “Каз түшкәсе алыгыз, үкенмәссез!” дигән сүзләре дә ишетелгәләде.
Авыл җирлекләре вәкилләре ярминкәдә матур бизәлеш ягын да кайгыртканнар. Мисалга, Бакырчы авылы җирлегенең сәүдә итү палаткасында Кар малае белән Кар кызын да очратырга мөмкин булды, алар сатып алучыларга сөт ризыклары һәм яшелчәләр тәкъдим иттеләр.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов йөкләмәсе буенча ярминкәдәге товарлар түбән бәядән сатылдылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларының иген сатып алу мөмкинлеге булсын өчен, аны килограммын 9 сумнан саттылар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, сәүдә мәйданына 2,5 тоннадан артык сыер һәм ат ите, 0,3 тоннадан артык кош ите, 65 тоннага якын иген, 6 автотранспорт белән печән һәм салам төяп алып киленгән.
Сату-алу район мәдәният йорты артистлары башкаруындагы матур җырлар астында узды, бу якынлашып килүче бәйрәмгә рух күтәренкелеге дә өстәде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашканнары өчен “Ф. М. Җәләлиев”, “Татарстан” агрофирмасы, Бакырчы авылы җирлеге Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.
Нет комментариев