Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә Белем көне

2019-2020 нче яңа уку елы Белем көненә багышланган тантаналы линейка белән башланып китте.

 (Тәтеш, 2 сентябрь, "Тәтеш таңнары") Мәйданга беренче булып Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияттенең байраклар төркеме тезелеп басты, алар янында студентлар, укытучылар, ата-аналар һәм чакырылган кунаклар урын алды. 

Тантаналы чараның керешендә, гадәттәгечә, көллият хоры башкаруында гадәттән тыш хәлләрдә кешеләргә ярдәмгә ашыгучылар - коткаручыларга дан  җырлаучы гимн яңгырады һәм Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең директоры Татьяна Юрьевна Адаева бүгенге бәйрәм белән котлады. Шуннан соң барлык катнашучыларны әлеге ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының перспектив үсеш бүлеге башлыгы Политова С.П., отставкадагы эчке хезмәт полковнигы, ТР Янгын саклау ветераны Башаров Ф. Ф. сәламләделәр. 

Гадәттә Белем көне яңа уку елы башлану турында хәбәр бирүче кыңгырау чыны белән тәмамланса, Тәтеш дәүләт гражданнар яклау көллиятендә бүген аны янгын сүндерү машинасының көчле сиренасы алмаштырды. Ә лафет кәүсәсеннән югарыга ыргылган су салюты бәйрәмнең кульминациясе булды.

Фото Натали Фролагиной и Игоря Зарубина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев