Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә Хәтер дәресе узды
Чарада иң яшь кадетлар 5 һәм 6 сыйныф укучылары катнашты.
(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”).
15 февраль көнне танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көнендә Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә Хәтер дәресе үткәрелде. Чарада иң яшь кадетлар 5 һәм 6 сыйныф укучылары катнашты. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Н. Р.Сиякина тарафыннан шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе һәм газета-журналлардан материаллар туплау оештырылды.
Дәрестә «Муса Җәлил: тормыш һәм язмыш» дигән фильм күрсәтелде. Балалар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында бик күп яңа мәгълүмат белделәр.
Дәрес ахырында кадетлар шагыйрьнең шигырьләрен татар, рус һәм чуаш телләрендә сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев