Тәтеш кадетлар балыкчылык тарихы музеена экскурсиягә бардылар
Кадетларга буада балыклар ашатырга мөмкинлек бирелде һәм экскурсия ахырында алар яңа пешкән пирогны авыз иттеләр.
(Тәтеш, 8 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары балыкчылык тарихы музеена экскурсиягә бардылар. Музей экскурсоводы А.С. Петрунин балаларга шәһәрчекнең барлыкка килү тарихы, Иделдә балык тоту турында сөйләде.
Кадетларга буада балыклар ашатырга мөмкинлек бирелде һәм экскурсия ахырында алар яңа пешкән пирогны авыз иттеләр. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар. Аны Тәтеш шәһәренең кадет интернат-мәктәбе хәбәр итә.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев