Тәтеш. Мәгънәле сөйләшү булды
Районга коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча республиканың эксперт төркем комиссиясенең планлы визиты кысаларында комиссия вәкилләренең райондагы бюджет оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы булды.
(Тәтеш, 1 май, «Тәтеш таңнары»). Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, район прокуроры Илдар Гайнуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы полиция бүлеге начальнигы Айрат Әхмәдуллин җыелучыларга республикада коррупциягә каршы хәрәкәт юнәлешләре турында хәбәр итте, тулы хокуклы органнар тарафыннан уздырылган коррупцияле җинаять белән көрәш алымнары, дәүләтнең контроль тоту функцияләре, коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау һәм бетерү төрләре хакында сөйләде.
Очрашу барышында утырыш темасы буенча сораулар бирелде, фикер алышулар булды.
“Һәрбер гражданин коррупциягә каршы законны катгый үтәргә тиеш”, – дип йомгаклады очрашуны Алексей Панкратов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев