Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш мәктәп укучылары – олимпиада җиңүчеләре

Казанда тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). Безнең мәктәп укучылары – олимпиада җиңүчеләре

Казанда тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы Варвара Похлебкина (остазы Алексей Похлебкин) һәм Нармонка урта мәктәбе укучысы Виктория Нестерова (остазы Евгений Волков) олимпиада призерлары булдылар.

Республикабыз башкаласында алданрак тормыш иминлеге нигезләре буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы булган иде. Анда Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы Юлия Россева (остазы Алексей Похлебкин) җиңүче булды. Шушы ук уку йортыннан Дмитрий Малкин, шулай ук Тәтешнең 1нче урта мәктәп укучысы ­Макар Белов (остазы Андрей Ванюхин) олимпиада призерлары дип танылдылар.

Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы Ярослав Семенычев (остазы Дилбәр Хатыйпова) ­география фәне буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының региональ ­этабы призеры булды.

Алабирде урта мәктәбе укучысы ­Алия Заһидуллина (остазы Ландыш ­Гарифуллина) татар теле укытыла торган мәктәп укучылары өчен ­татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау ­этабы призеры дип ­танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев