Тәтеш район авылларында наркомания белән көрәш көне уңаеннан төрле акцияләр үтә
Наркотикларга – ЮК!
(Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таңнары"). Район авылларында наркомания белән көрәш көне уңаеннан төрле акцияләр үтә.
Түбән Тархан авылы клубы мөдире Миңзифа Галиуллова белән китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова “Тормыш матур! Наркотикларга ЮК дип әйт!” дигән акция уздырганнар.
“Урамда очраган яшьләр, урта буын кешеләре белән дә кыскача сөйләшү үткәрдек. Аларга наркотикларның никадәрле начар булуы хакында, яман гадәтләргә күнекмичә, тәртипле яшәргә кирәклеге хакында әңгәмә кордык. Бу хакта шулай ук сатучы һәм авыл фельдшеры да үз фикерләрен белдерделәр. Кыскасы, тормыш бик матур, кадерен белеп яшәргә кирәк”, – диделәр мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев