Тәтеш районда “Балыкчылары булган туган ягым минем” дип исемләнгән иҗади конкурс уза
2022 ел Халыкара вак балыкчылык һөнәрчелеге һәм аквакультура елы дип игълан ителде.
(Тәтеш, 10 февраль, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш ягы тарихы музее “Авангард” газетасы белән берлектә “Балыкчылары булган туган ягым минем” дип исемләнгән иҗади конкурс үткәрә.
“Табигатькә чыгып, кайда да булса су янында кармак тотып утырудан да рәхәтрәк шөгыль юктыр ул...”, - теләсә кайсы балыкчы нәкъ тә шулай уйлый, һәм моңарда хаклык ярылып ята.
Кеше балыкны тотарга өйрәнгәннән соң, ул фәлсәфәгә дә, шаяртырга да өйрәнәдер, мөгаен. Ә балык каптырганда ансыз була аламы?
2022 ел Халыкара вак балыкчылык һөнәрчелеге һәм аквакультура елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан, Тәтеш ягы тарихы музее “Авангард” газетасы белән берлектә “Балыкчылары булган тугын ягым минем” дип исемләнгән иҗади бәйге башлап җибәрә – балыкчылык турындагы шигырьләр, балыкчылыктагы шаян хәлләр хакындагы язмалар, шулай ук балыкчыларның мәзәкләре бердәм җыентыкка тупланылачак, аны без уртак көчебез белән бастырып чыгарырга тырышачакбыз. Әдәби әсәрләрдәге геройларның исемнәре үзгәртелергә мөмкин, әмма иң мөһим шарт – сезнең иҗат җимешләрегез Тәтеш районы кешеләре яисә башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыбыз белән бәйле булырга тиеш.
Җибәрелгән материаллар “Тәтеш таңнары” газетасында, музейның һәм район газеталарының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә басылып чыгачак.
Эшләрне “На конкурс 2022” тамгасы белән түбәндәге адрес буенча юлларга кирәк: 422370, Татарстан, Тәтеш, Ленин урамы, 25нче йорт яки Балыкчылык тарихы музееның түбәндәге электрон почтасына: muzeumoffish@mail.ru.
фото: архив/Авангард
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев