Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов диңгезчеләргә, Хәрби-диңгез флоты ветераннарына, әлеге фидакарь кораллы көчләрнең төренә катнашы булган һәркемгә мөрәҗәгать итә
28 июль – Хәрби-диңгез флоты көне
(Тәтеш, 28 июль, "Тәтеш таңнары"). 28 июль – Хәрби-диңгез флоты көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов диңгезчеләргә, Хәрби-диңгез флоты ветераннарына, әлеге фидакарь кораллы көчләрнең төренә катнашы булган һәркемгә мөрәҗәгать итә: “Хәрби-диңгез флоты – көчле дәүләт символы, безнең державаның оборона сәләтлелегенең төп ышанычы. Хәрби диңгезчеләрнең эше аерым әзерлек, аерым рухи халәт, аерым вазифа таләп итә. Диңгезчеләр – батырлык, бурычларына тугрылык үрнәге.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә уңышлар, бәхет, татулык, җитешлек, иминлек телим”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев