Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сугышчы-десантчыларга, ветераннарга мөрәҗәгать итә
2 август – Һава десанты гаскәрләре көне.
(Тәтеш, 2 август, "Тәтеш таңнары"). 2 август – Һава десанты гаскәрләре көне
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов сугышчы-десантчыларга, ветераннарга мөрәҗәгать итә: “Хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр гомер-гомергә фидакарьлек, каһарманлык, Ватанга чиксез тугрылык үрнәге булды һәм шулай булып калачак та.
Һава десанты гаскәрләренең тарихы Бөек Ватан сугышы фронтларында, Әфганстан тауларында, кайнар нокталарда меңләгән тиңдәшсез батырлыкларны үз эченә сыйдыра. Элгәреләрнең данлы традицияләрен бүгенге көндә яшь солдатлар һәм офицерлар лаеклы дәвам итә, алар алдында илнең иминлеген тәэмин итү буенча мөһим бурычлар тора.
Тәтеш районында яшәүчеләр үзләренең сугышчы-десантчылары белән аларның кыюлыклары, антларына тугрылыклары өчен хаклы рәвештә горурлана. Сезгә аяз күк йөзе, бәхет һәм җитешлек телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев