Тәтеш шәһәрендәге Фигнер урамында полицейскилар машинаны туктаталар
Яшь егетнең шәһәр буйлап җилдереп йөрү бәясе – 30 мең сум штраф һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу.
(Тәтеш, 17 июль, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Алекина Полянада яшәүче бер шоферның исерек хәлдә булуы ачыклана. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарта.
Яшь егетнең шәһәр буйлап җилдереп йөрү бәясе – 30 мең сум штраф һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу. Машина махсус тукталышка куела.
Узган атнада район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 79 очрагы теркәлә. Шул исәптән ике шофер 20.25нче маддә буенча ЮХИДИ штрафлары төрендәге административ таләпне үтәүдән читләшкән өчен җәзага тартыла, икесе машина руле артына исерек килеш утырган өчен тоткарлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев