“Тәтеш таңнары” гәҗите: башлангыч чордан юбилейга кадәр
Еллар үтә, заманалар да, кешеләр дә үзгәрә. Без югары технологияләр эрасында яшибез, әмма басма сүз элеккечә үк җанлы булып кала бирә.
(Тәтеш, 19 декабрь, Тәтеш таңнары). Моннан йөз ел элек кебек үк, безнең тугры укучыларыбыз район гәҗитен көткәндә, көнгә берничә тапкыр почта тартмасына күз салалар. Ә яңа санны кулларына алгач, аны беренче биттән соңгы битенә кадәр укып чыгалар, мәкаләләребез геройлары белән бергә аларның җиңүләренә һәм уңышларына шатланалар, уртаклашалар, теләктәшлек итәләр.
“Авангард”ка – йөз ел! 1918 елның ахырында Тәтештә рус һәм татар телләрендә гәҗитләр чыгарыла башлый. “Сабанчы тавышы”, “Эшче һәм крестьян депутатларының Тәтеш Советы хәбәрләре”, “Кызыл маяк”, “Плакат хәбәрчесе”, “Кызыл нур”, “Тәтеш хакыйкате”, Ленинская правда” – шул рәвешле бер атама икенчесен алыштыра.
1963 елдан район гәҗите яңа исем – бүгенге көнгә кадәр сакланган “Авангард” исеме астында басыла.
Әйе, аның исеме еш үзгәреп тора, әмма юнәлеше үзгәрешсез кала: ул район депутатлар Советына, партия оешмасына ярдәм итүдән, район халкын мәдәни һәм хуҗалык төзелеше бурычларын үтәүгә мобилизацияләүдән, Тәтеш муниципаль районы үсешен яктыртудан, иң мөһиме һәм кыйммәтлесе – хезмәт кешесе турында язудан гыйбарәт була.
100 еллык тарихи дәвер дәвамында барлык буын журналистлары да гореф-гадәтләрне сакларга һәм дәвам итәргә тырыштылар. Район гәҗитендә талантлы кешеләр эшләде – Константин Перов, ул соңрак Татариянең Министрлар Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде; Исхак Казаков, Виктор Николаев, Сергей Глухов, Иван Мыркин, Рәхим Габдрахманов, Борис Потоцкий, Эдуард Трофимов, Ранас Хөснетдинов, Фарук Нәфиев, Мансур Нигъмәтҗанов, Людмила Путятинская һәм башкалар.
Районыбыз гәҗите язмаларында республиканың, районның үткәне һәм бүгенгесе чагылдырыла.
Гәҗит редакциясе республиканың төрле министрлыклары, ведомстволары грамоталары, дипломнар, рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Журналистикадагы төп бүләкләрнең берсе – “Бәллүр каләм”гә – “Авангард” гәҗите дүрт тапкыр лаек булды!
Гәҗитнең популярлыгы турында аның тиражы сөйли: районның һәр дүртенче кешесе, ягъни райондагы һәр гаилә диярлек, барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга теләп, район гәҗитен алдыра һәм укый.
“Авангард”ның бер гасырлык юбилее – ул йөз ел данлыклы гореф-гадәтләр, укучыларыбызга йөз ел тугрылык!
Сезнең “Тәтеш таңнары”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев