Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәтешлеләр – алдынгылыкта

Районда шикәр чөгендерен җыю тәмамланды, ул 5778 гектарны били.

(Тәтеш, 29 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Николай Плотников, автор фотосы). Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе әлеге культураны үстерү белән шөгыльләнә. ­Тәтеш үсемлекчеләре нәтиҗәлелек темпларын киметми: игенчеләрнең тырыш хезмәте һәм осталыгы, агротехник чараларны сыйфатлы һәм вакытында үткәрү ярдәмендә безнең район үсемлекчелектә зур уңышларга иреште. Шулай итеп, район буенча татлы тамыразыкларның уртача уңдырышлылыгы гектардан 532 центнер тәшкил итә – Тәтеш районы республикада иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, шикәр чөгендерен тулаем җыю буенча алдынгылар бишлегенә ышанычлы рәвештә керә. 

Шикәр заводына 26 ноябрьгә 167  мен тонна шикәр чөгендере озатылган, алда әле тагын 140  мен тоннадан артык илтеп тапшырасы бар. “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиесе, “С. М. Казаков” КФХ әлеге эшне башкарып чыкты инде, “Колос”, “Новая Заря”, “Агро-Союз” чөгендер ташуны төгәлләп килә,  калган хуҗалыкларның беренче чираттагы бурычы – үстерелгән уңышны ­мөмкин кадәр тизрәк төяп озату.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев