Тәтешлеләр “Әдәби марафонда” катнашты
Чарада мөхтәрәм язучылар, танылган җырчылар, бию коллективлары, мәртәбәле кунаклар һәм җитәкчеләр чыгыш ясап, ана телебезнең һәм матур әдәбият укуның әһәмияте хакында сөйләделәр.
(Тәтеш, 28 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Казанда булып узган “Әдәби марафон” XIII Дөньякүләм китап укучылар бәйгесендә Тәтештән 5 кеше: “Тәтеш таңнары” гәҗите хезмәткәре Сания Сәмигуллина, китапханәчеләр – Келәштән Гөлчәчәк Галимова һәм Зур Әтрәчтән Зөбәрҗәт Хәйруллина, Алабирде урта мәктәбе укучылары Диләрә Хәйруллина белән Алия Заһидуллина финалга чыктылар һәм Пирамида күңел ачу үзәгендә үткән тантанага чакырылдылар.
Алар әдәби марафон бәйгесе кысаларында Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Чарада мөхтәрәм язучылар, танылган җырчылар, бию коллективлары, мәртәбәле кунаклар һәм җитәкчеләр чыгыш ясап, ана телебезнең һәм матур әдәбият укуның әһәмияте хакында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев