Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр Дөнья чемпионаты Әләмен кабул итте

Тәтештә чын мәгънәсендә дөньякүләм әһәмияттәге вакыйга булды – безнең район Ворлдскиллс әләме эстафетасында катнашты.

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы) ). Дүшәмбе көнне, 12 августта, Тәтешнең стендка ату мәктәбе базасында СССРның атказанган тренеры Солтан Яруллин истәлегенә багышланган стендка ату буенча Россия Кубогын ябу кысаларында яшь профессионалларның Ворлдскиллс хәрәкәтенең төп символын хөрмәтләү булды.

Үзенчәлекле проектка – Ворлдскиллс әләме эстафетасына 2017 елның октяб­рендә Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә старт бирелде. WorldSkills Каzаn-2019 әләме эстафетасы Россиянең 24 төбәген, шулай ук 20 илне колачлады, анда моннан алдагы дөнья­ чемпионатлары, Халыкара космик станция дә узды. Ворлдскиллс Казан дөнья чемпионаты башланыр алдыннан әләм Татарстанның барлык муниципалитетларында булырга тиеш. Һөнәри осталык буенча 45нче Дөнья чемпионатын ачу тантанасы сәяхәт итүнең соңгы ноктасы булачак, ул Казанда узачак. 

Тәтешлеләр 45нче Дөнья чемпионатын оештыру комитеты делегациясен шәһәргә керү юлында “Тәтеш” дигән язу беркетелгән стенд янында ипи-тоз һәм чәк-чәк белән ­каршылады. 
Аннары Ворлдскиллс әләмен шәһәрнең үзәк урамы буйлап йөрттеләр, аның барышында механика заводы янында тукталдылар, анда делегация эшче коллектив белән очрашты. Теләге булучыларның барысы да әләм йөртүчеләр, зур курчаклар – Ворлдскиллс Казан-2019 чемпионатының талисманнары Алтын һәм Алмаз белән фоторәсемгә төшү мөмкинлегеннән бик теләп файдаланды. 
Чараның төп өлеше – әләмне хөрмәтләү тантанасы – стендка ату мәктәбе территориясендә үтте, районда яшәүчеләр нәкъ тә менә бирегә җыелды.
“Татарстан Республикасында, Президент һәм Хөкүмәт ярдәмендә, эшче яшьләрне хуплауга зур игътибар бүлеп бирелә. Эшче һөнәрләрнең абруе үсә”, – дип ассызыклады сәламләү чыгышында Тәтеш районы башлыгы ­­Рәмис Сафиуллов. 
Оештыручылар тәтешлеләрне һәм район кунакларын Казанның Ворлд­скиллс хәрәкәте белән таныштырды. Әлеге хәрәкәткә Тәтеш районы дүрт ел элек кушылды һәм инде Ворлдскиллс стандартлары буенча кадр­лар әзерләүдә алдынгы буларак исәпләнә, дип билгеләп үтелде. Райо­ныбыздагы уку йортлары – моңа ачык дәлил. Гражданнарны яклау көллияте Ворлд­скиллс чемпио­натларында катнашу нәтиҗәләре буенча компетенция­ләрнең махсус үзәк дәрәҗәсенә ия булды. Көллият чыгарылышлары быел “Коткару эшләре” төре буенча Россиянең күрсәтү имтиханын уңышлы тапшырды һәм Россиянең Ворлдскиллс Союзыннан компетенция паспорты Скиллс Паспорты алды. Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы студентлары шулай ук ярыша һәм Ворлдскиллс стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпио­натының төрле этапларының “Аш пешерүче эше”, “Эшкуарлык”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану” төрләре буенча имтиханнар тапшырды. 
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тарафыннан Тәтеш районы гербын Ворлд­скиллс әләменә беркетү (рәсемдә) дулкынландыргыч мизгелләр булды. Озатып йөрүче төркем вәкиле Рәмис Хатыйп улына әләм эстафетасының респуб­лика этабында катнашучы сертификаты тапшырды. Шуннан соң район башлыгы, чараның аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтеп, стендка ату буенча VII Россия Кубогында җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, аларга лаеклы бүләкләр – кубок­лар һәм ­медальләр тапшырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев