Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр юлга чыкмыйлар, өй эшләре белән шөгыльләнәләр

Өегездә калыгыз!

(Тәтеш, 11 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Тәтеш районының инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Халикова халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләренә коронавирус инфекциясе вакытында үзенең ничек итеп өйдә тору кагыйдәләрен үтәве турында сөйләде.

“Безнең тарафтан планлаштырылган чараларны апрельдә һәм мартта үткәрмәскә карар ителде. Мин бүгенге көндә өйдә торам, күп вакытымны кечкенә оныгым белән уздырам. Безнең җәмгыять әгъзалары башка шәһәргә баруны кичектерделәр, йорт эшләре белән шөгыльләнәләр һәм, әлбәттә инде, кулларын еш юып торалар. Җәмгыять вәкилләренең
һәркайсы, авырган очракта, шунда ук хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакын-
да кисәтелде һәм азык-төлекләр, дарулар китерү буенча кайнар линия телефонының номеры белән таныштырылды. Без җәмгыять әгъзалары белән элемтәдә торабыз, даими
аралашабыз. Үзегезнең сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм үзегезнең якыннарны саклагыз!”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев