Реклама
Җәмгыять
Тәтешленең машинасына зыян китерәләр
Мәгълүмат Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде
(Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары").
• Билгесез кеше тәтешленең Мәктәп урамындагы йорт янына куелган машинасына зыян китерә.
• Килдештә көндез торак йортта янгын чыккан. Фаразлаулар буенча, аның сәбәбе – электр чыбыгының төзексез булуында.
• Районның бер авылында кичке вакытта ир-ат көнләшү аркасында килеп чыккан бәхәс барышында хатынына берничә тапкыр сугып җибәргән. Хатын-кыздан бу хакта гариза кергән. Авыл кешесе суккан өчен административ җаваплылыкка тартылган.
• Тәтеш шәһәренең Ветшәһәрчек урамындагы төзелеп килүче йорттан төзелеш материаллары, эш кораллары, урамда куелган тагылма арбадан җыю өчен кирәкле әйберләрне урлаганнар. Гомуми зыян 21 мең сум тәшкил итә. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев