Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешләргә хәбәр киләчәк

РПФның Тәтеш районында клиентлар хезмәте бүлеге начальнигы Ирина Большакова хәбәр итә.

(Тәтеш, 6 май,  “Тәтеш таңнары”).

2022 елдан пенсия фонды гражданнарны картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия ­тупланмалары өлешендә пенсия ­хокуклары ­турындагы мәгълүматны актив рәвештә, ягъни башкача әйткәндә – гариза белдермичә хәбәр итә башлады.

– Хәбәрләр 45 яшьтән алып ир-атларга һәм 40 яшьтән алып хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, аннары мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
РПФның мәгълүмати ха­тында гражданнар картлык буенча ­иминият пенси­я­сенә хокук алу шарт­ла­ры белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж кирәк­ле­ген белә алалар, шулай ук пенсия­нең якынча күләмен карый алалар, дип билгеләп үтә РПФның Тәтеш районында клиентлар хезмәте бүлеге начальнигы Ирина Большакова. – Актив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләре­нең ­пенсия хокукларын алдан бәяләү һәм кирәк булганда аларны арттыру буенча карарлар кабул итү, стаж вакытларын һәм ­пенсия коэффициентларының кү­ләмен ачыклау, шулай ук пенсия фондында булдырыла торган пенсия туп­ланмаларының күләме турында белү мөмкинлеген бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев