Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә ансамбль оешты

Тәтеш шәһәрендә Халыклар дуслыгы ­йортында районның “Мөнәҗәтләр” ­ансамбле вәкилләренең җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артис­ты Гөлзадә ­Сафиуллина белән очрашуы булды.

(Тәтеш, 14 март, “Тәтеш таңнары”).

Тәтеш шәһәрендә Халыклар дуслыгы ­йортында районның “Мөнәҗәтләр” ­ансамбле вәкилләренең җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык артис­ты Гөлзадә ­Сафиуллина белән очрашуы булды.

– Тәтеш районында бүген, 2 мартта, “Мөнәҗәтләр” ансамбле оешты. Киләчәктә уңышлы гына эшләп китәрбез дип өметләнәбез. Бу элек-электән килгән йолаларны яңартуга да этәргеч булачак, – дип билгеләп үтте “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, “Колос” авыл хуҗалыгы, Тәтеш районының “Татар гаиләсе” һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова. 
Гөлзадә Гомәр кызы очрашу барышында үткәрелгән әңгәмә барышында мөнәҗәтнең яшәештәге әһәмияте хакында сөйләп, моң, күңелгә салынган көй – җанга якын булырга тиеш, дип билгеләп үтте. 
– Һәрбер халыкның үз җыры бар. Ул җирлектә яраша һәм камилләшә. Мөнәҗәтнең көе – тәңредән иңә. Күмәк рәвештә мөнәҗәт көйләү – ул һәрбер моңны бергә туплау, бердәмлекне сизү, бер-береңне аңларга һәм тоемларга тырышу. Халык җырлары кешенең күңеленә тынычлык иңдерә, – диде халык артисты. 
Чарада катнашучылар Гөлзадә Сафиуллинага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, күңел кичерешләре, фикерләре белән уртаклаштылар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев