Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә хокук бозучыны юл-патруль хезмәтенең ике экипажы эзәрлекләгән

Пәнҗешәмбе көнне, 24 сентябрьдә, Тәтешнең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган машина йөртүчене туктатырга теләгән.

(Тәтеш, 4 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Пәнҗешәмбе көнне, 24 сентябрьдә, Тәтешнең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган машина йөртүчене туктатырга теләгән. Шофер инспекторларның туктарга дигән таләбенә әһәмият бирмәгән һәм хәрәкәт итүне дәвам иткән. Хокук бозучыны тоткарлау өчен өстәмә экипаж җәлеп итәргә һәм эзәрлекләү оештырырга туры килгән.

Машина Ленин урамындагы 61нче йорт каршында туктатылган. Район авылларының берсендә яшәүче 1987 елгы кеше руль артына исерек хәлдә утырган булган. Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан РФ Административ хокук бозу кодексының 12.26нчы маддәсе 1нче өлеше буенча административ материал тутырылган. Яшь ир-егеткә исерек килеш машина йөрткәне өчен 30 мең сум штраф түләргә, шулай ук ел ярымнан алып ике елга кадәр шоферлык танык­лыгыннан мәхрүм калырга туры киләчәк. Машина Апастагы махсус кую урынына озатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев