Тәтештә машина йөртүче гүзәл затлар ярышты
Тәтештә машина йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2022” район смотр-бәйгесе булды.
(Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).
Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлеге, Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсенең Буадагы профилактика бүлеге, Тәтеш автомәктәбе тарафыннан оештырылды.
Бу чара шофер хатын-кызларның машина йөртү осталыгын арттыруга, аны камилләштерүгә, юл хәрәкәте иминлеген киң танытуга һәм юлларда имгәнүләрне булдырмауга юнәлдерелгән.
Тәтеш районыннан сигез бәйгече иң яхшы автоледи титулы өчен көч сынашты. Ярыш юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм “Классика” этапларында узды. Беренче этапта гүзәл затлар юл хәрәкәте кагыйдәләре теориясе буенча көч сынаштылар, ә икенче этапны узу өчен алар автодромга юл тоттылар һәм машина йөртү осталыгын инде тәҗрибәдә күрсәттеләр. Кече Бисәр авылында яшәүче Екатерина Хохлова барлык сорауларга да дөрес җавап биреп, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте. Ул шулай ук тәҗрибә этабында да барлык күнегүләрне тоткарлыкларсыз һәм ялгышлыкларсыз, моңа бүлеп бирелгән 4 минутны 1 минут та 58 секунд вакыт аралыгында үтеп чыкты. Нәтиҗәдә ул Тәтеш районының “Автоледи-2022” титулына ия булды. Муниципаль этап җиңүчесе Казанда узачак конкурсның зона этабында беренче урын өчен көч сынашачак.
– Транспорт йөртү таныклыгын ярты ел элек кенә алдым, имтиханга әзерләнгән вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен тырышып өйрәндем, шуңа күрә миңа җиңел булды, – дип уртаклашты Екатерина. – Руль артында бик күптәннән булмасам да, өйрәнү полигонында да биремнәрне уңышлы гына башкарып чыктым. Үз-үземне сынап карау кызык булды, барысын да үтәп чыктым, көтелмәгән шатлык кичердем.
Виктория Глазкова икенче урынны алды, Ольга Арисова – өченче булды.
Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ ТИ профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова әйтүенчә, барлык автоледилар да лаеклы чыгыш ясадылар, ул аларны әлеге уңышлары белән котлады һәм бүләкләр тапшырды, шулай ук ярышларда катнашучыларга имин юллар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев