Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә вакансияләр ярминкәсе булды

Ярминкәдә булган эш бирүчеләр ­тарафыннан барлыгы 28 вакансия тәкъ­дим ителде, шулай да эш белән тәэмин итү үзәгендә 35 эшсез исәптә тора.

(Тәтеш, 3 июнь, “Тәтеш таңнары”, Лиана Заһитова, автор фотосы). 

“Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында узган чарада яшәү урыны буенча да, шулай ук илебезнең башка төбәкләреннән дә эш табарга мөмкинлек булды. 

Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге хезмәт­кәрләре әйтүенчә, аеруча да мөһим һөнәрләрнең исемлеге берничә елдан бирле әһәмияткә ия булып тора – табиблар, ветеринарлар, тегүчеләр, са­тучылар кирәк. Эш би­рүчеләр шулай ук эшче белгечләр: электрик, йөк төяү-бушату машиналарына шофер, тракторчы, киптерү җайланмаларына вакансияләр булу хакында игълан иттеләр.  
Ярминкәдә булган эш бирүчеләр ­тарафыннан барлыгы 28 вакансия тәкъ­дим ителде, шулай да эш белән тәэмин итү үзәгендә 35 эшсез исәптә тора.

Халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре ­укыту, яңадан укытып ­чыгару мөмкинлеге барлыгын әйт­теләр. Эш бирүчеләрнең шулай ук 30 яшькә кадәрге яшь кешеләрне эшкә урнаштырган өчен субсидия алу мөмкинлеге бар. Мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләргә кандидатлар табарга ярдәм итәчәк һәм кирәкле мәгълүматларны социаль иминият фондларына тапшырачак. Эш бирүчеләр үзләре ФССга субсидия түләүгә гаризаны шәхсән яки “Социаль иминият”  системасы аркылы юлларга тиеш булачаклар. Субсидиягә гаризаны дистанцион рәвештә “Россиядә эш” порталында калдырырга мөмкин.  

Шулай да белгечләр тәтешлеләрнең мондый тәкъдим­нәрдән файдаланып калырга ашыкмау­ларын билгеләп үтәләр. Вакансияләр ярминкәсе­нә барлыгы 19 кеше килде, ярминкәдә катнашкан предприятиеләргә вакансияле ­урыннарга алга таба эшкә урнашу өчен 10 юллама бирелде, вакансияләр ярминкәсе­нә килүчеләрнең барысы да белгечләрдән халыкны эш белән тәэмин итү законы буенча сорау­ларга киңәшләр алды. Мәшгульлек үзәгенең ва­кансияләр банкында бүген­ге көндә 89 вакансия бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев