Тәтештә яшәүче Илья Ведьгаев Белоруссияне азат итүдә катнашкан
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тула. Анда катнашучылар Тәтеш районында күп калмады, аның шаһитлары күбесенчә – тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары.
(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”).
Тәтештә яшәүче Илья Егорович Ведьгаевның уртак җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүе һәм 1945 елның маенда Рейхстагка Җиңү Байрагын кадаган батырларның каһарманлыгы зур әһәмияткә ия.
Илья Егорович 1925 елның 1 августында Килдеш авылында туган. 1941 елда аңа уналты яшь булган. Балигълык яшен Иваново өлкәсенең Шуя шәһәрендә хәрби әзерлектә “билгеләп үткән”. 18 яшьтә олыгаеп кына калмыйча, чын сугышчы булырга туры килгән. Шулай итеп, Илья Егорович сугышчан дуслары белән бергә землянкада яшәгән, алар тәүлек буе диярлек урманнан утын һәм су ташыганнар.
Егет Владимир өлкәсенең Покров шәһәрендә ярты ел укыгач, станок пулеметында эшләү күнекмәләренә өйрәнгән. Аннары аны иптәшләре белән бергә Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәренә җибәргәннәр, шуннан Мәскәү өлкәсендәге Клинга озатканнар. Саклык чаралары күрү өчен бары тик төннәрен генә хәрәкәт иткәннәр.
– 1943 елның 21 декабрендә Кызыл Армиячеләр урнашкан урынны немецлар бомбага тота башлаганнар, солдатларны урманга куып керткәннәр. Самолетлар баш өстендә гүләгәндә, сугышчылар исән калу өчен хәтта селкенмәгәннәр дә. Әти ул вакытта бик тә туңган, икенче көннән үк бер ай госпитальдә дәваланган. 1944 елның 22 гыйнварында савыгып чыккан һәм шунда ук фронтка китүче төркемгә эләккән, – дип сөйли ветеранның улы Александр.
Илья Егорович шулай итеп сугышка кергән. Белоруссияне азат итүдә катнашкан. Ведьгаев булган рота калкулыкны яулап алыр өчен бәрелештә беренче тапкыр немецлар белән очрашкан, алар ике тапкырга күбрәк, якынча 500 кеше булган. Калкулыкны егетләр азат иткәннәр. Шул чагында 250 солдаттан 80ен югалтканнар.1944 елның маенда Илья Егоровичның кулы, күкрәге, муены пуля белән яраланган. Ул аңын югалта башлаган. Ут астыннан аны взвод командиры алып чыккан, шулай итеп аның гомерен саклап калган.
Илья Егорович кыска вакыт эчендә, 1943 елның 6 гыйнварыннан алып 1944 елның 16 маена кадәр, Шуя шәһәре, Покров, Орехово-Зуево, Клин, Калинин буйлап сугышчан озын юл узган. Белоруссиядә булган. Шундый ук озын, әмма сугыштан соңгы бәхетле тормыш юлы үткән. Ул өйләнгән һәм Пелагея Ильинична белән 1993 елга кадәр яшәгән (ул 1993 елда вафат булган). Аларның тугыз баласы туган. Хәзерге вакытта инде аның хәтта оныкчыкларының да балалары бар.
Язма героебыз хәзерге вакытта улы Александр һәм килене тәрбиясендә Тәтештә яши. Ветеран дәүләттән фатир алган, әмма ул буш тора. Илья Егорович 96 яшендә булса да, шәхси йортта яшәүне өстенрәк күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев