Реклама
Җәмгыять
Тәтештә яшәүче Козловлар гаиләсе бергәләп сайлау участогына килделәр
#сайлау2020
(Тәтеш, 13 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтештә яшәүче Козловлар гаиләсе бергәләп сирәк җыела, чөнки гаилә башлыгы Алексей урып-җыю эшләре белән мәшгуль. Шулай да Татарстанның һәм Тәтеш районының киләчәге өчен тавыш бирергә дип алар район мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына тулы составта килде.
"Сайлау безнең гаилә өчен әһәмиятле вакыйга. Без ирем белән икебез дә Татарстанда туып-үстек, һәм балаларыбыз да биредә яшәячәк. Шуңа да балаларыбызның киләчәге бик мөһим. Татарстан бүгенгесе көндә - иң уңышлы һәм чәчәк атучы республиканың берсе", - дип уртаклашты Ирина Козлова.
#сайлау2020
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев