Тәтештәге 1 нче урта мәктәптә көзге лагерь сменасын ачылды
Көзге мәктәп яны лагере 75 кыз һәм малай өчен үзенең ишекләрен ачты.
(Тәтеш, 2 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Кичә Тәтештәге 1 нче урта мәктәптә көзге лагерь сменасының тантаналы ачылышы булды.
Көзге мәктәп яны лагере 75 кыз һәм малай өчен үзенең ишекләрен ачты. Бәйрәмгә балалар янына кунакка Көз үзе килде. Ул барысын да лагерь ачылу белән котлады, балалар белән уеннар уйнады һәм барлык катнашучыларга күңелле каникуллар теләде.
Ачылу тантанасыннан соң балалар үз отрядларына киттеләр, анда отряд почмакларын бизәү белән шөгыльләнделәр. Шулай ук көн дәвамында алар “Иделдә шәһәрчек бар” квест-уенында, “Алтын көз” рәсем бәйгесендә катнаштылар. Көн чараларга бик бай булды һәм нәтиҗәле үтте.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев