Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештәге 1нче мәктәп психологы – беренче урында

Педагог Тәтеш районын республика бәйгесендә лаеклы тәкъдим итте.

(Тәтеш, 19 март, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Педагог-психолог Ирина Фирсовага жюри “Белем бирү оешмасының психология хезмәте”  бәйгесенең “Гомуми белем бирү оешмасының педагог-психолог бүлмәсе” номинациясендә беренче урынны бирде.

“Күләмле материалны бәйгенең читтән торып эшләү этабында карау өчен бәйгегә җибәрдем, – ди 23 еллык хезмәт стажы булган педагог-психолог. – Икенче турга узуым хакында хәбәр иткәч, бүлмә буенча видеоматериал җыярга тотындым, тәҗрибәдә кулланыла торган эшләнмәләрне, диагностик инс­трументларны, һөнәри стандартлар нигезендә, мәктәп прог­раммаларын күрсәттем”. Ирина Васильевна шулай ук мәктәп администрациясенең ярдәм итү мөһимлеген дә билгеләп үтте. 

Бәйгегә 60 гариза тәкъдим ителгән. Тәтеш педагогы җи­бәргән материал нәрсәсе белән игътибарны җәлеп итте икән соң, дигән сорауга, Ирина Васильевна болай җавап бирде: “Эбру – суда һәм ком белән рәсем ясау минем үзенчәлегем булды. Хезмәттәшләрем бу тәҗрибәне сирәк куллана, моны республика семинары да дәлилләде, анда мин үз тәҗрибәмне күрсәттем, һәм күпләр моның белән ­кызыксынды”.

Киләчәктә ул эбру эзен тукымада ясарга хыяллана, бары тик шуңа кирәкле савытны гына сайлап аласы кала. “Ирина Васильевнаның үз авторлыгындагы программалары бар, ул әкият терапевты, икогенолог (сәламәт холык тәрбияләү), – дип тасвирлый җиңүче турында Тәтешнең 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов. – Ул муниципаль, зона этабындагы һөнәри осталык бәйгеләрендә берничә тапкыр беренче урыннарны яулады, республикада финалга чыкты, район һәм республика дәрәҗәсендәге бүләкләре бар”. 
“Минем ниндидер яңалык кулланасым килә, – дип уртаклаша Ирина Фирсова, – безнең балалар төрле тәҗрибәләр барлыгын, бу аларга файдага гына буласын белсен иде”. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев