Түбән Тархан авылы китапханәсендә патриотик сәгать үткәрелгән
Анда Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрне искә төшерделәр,
(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”). Түбән Тархан авылы китапханәсендә «Интернациональ бурычны үтәп" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелгән.
- Бу истәлекле көн уңаеннан оештырылган чарада катнашучылар тагын бер тапкыр Россиянең хәрби тарихындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсен – Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрне искә төшерделәр, Әфган җирендә хезмәт иткән авылдашларыбыз Габитов Җәүдәтне һәм Сәйфулов Рәфыйкны турындагы хатмрәләрне яңарттылар, - дип уртаклашты китапханәче Гүзәл Шәмсетдинова.
фотоны Гүзәл Шәмсетдинова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев