Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган җир туфрагы – Беларусиядә

Келәштән ирле-хатынлы Нотфуллиннар Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган туганының каберлегендә булганнар.

(Тәтеш, 16 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). 

Рузалия Сәлимхан кы­зының бабасы Беларусь Республикасының Могилев өлкәсе Бобруй районының Слободковски авыл советындагы Слободка авылында туганнар каберлегендә җирләнгән. 

–     Әниемнең әтисе Әһлиулла Гатаулла улы Гатауллин фронтка киткәндә әнигә 5 яшь булган. Бабаем турында озак вакытлар бернәрсә дә белмәдек. Бары тик 2012 елда гына без аның хакындагы мәгълүматны Интернетта таптык. Әни һәм үги кыз туганы үзләренең әтиләре кайда җирләнгәнлеген белгәч бик шатландылар, аның каберенә барырга хыялландылар, ләкин, ни аяныч, хыяллары чынга ашмый калды. Аларның теләген мин үтәдем. Мин, оныгы, үземнең бабайны беркайчан да күргәнем булмады. Интернетта аның фәкать бер фотосын һәм һәлак булу  турындагы язуны таптык. Мең чакрымдагы ара да киртә була алмады, ирем белән бергә Беларусиягә чыгып киттек, – дип сөйләде Рузалия Сәлимхан кызы.    

Аның ире, һава десанты гаскәрләре ветераны Дамир Әмир улы ел саен җәй айларында өзлексез эшли, ә көз җиткәч Нотфуллиннар истәлекле урыннар буйлап юлга ­кузгалалар. Гаилә киңәшмәсендә быел бабаларының җирләнгән урынына барырга карар иткәннәр. Өстәвенә, Беларусиядә аның 42 армия дусты яши икән, Дамир Әмир улы барган вакытта аларның кайберләре белән очрашкан.   

– Без Беларусиягә туган җирнең бер уч туфрагын алып бардык, аны бабайның каберенә салдык. Ул җир­ләнгән урыннан Келәшкә Беларусия туфрагын алып кайттык. Безнең гаилә бабайларның, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбызның истәлеген кадерли. Без алар белән горурланабыз, – дип уртаклашты ­Рузалия Сәлимхан кызы.  

Баксаң, кара кәгазьдәге мәгълүмат бик үк дөрес булмаган – һәлак булган урыны “Огородники” совхозы дип язылган. Чынлыкта исә, туганнар каберлеге Слободка авылында урнашкан. Солдатлар җирләнгән туганнар каберлегенә Тәтеш районыннан тагын ике кеше – Нармонка авылыннан – Мельников һәм Олы Шәмәктән Мимеровның да булуын белгәч, Нотфуллинар бик тә гаҗәпләнгәннәр. Аларның барысы да бер-ике көн аерма белән һәлак булганнар, чөнки 1944 елның июнь азагында Слободка авылыннан ерак түгел немец илбасарлары белән канкойгыч сугышлар барган.     

– Юлга чыгып китәр алдыннан кыз туганымның төшенә Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарым кергәннәр. Бу уйдырма түгел, ә алар безне күреп торуларына бер дәлил, – дип билгеләп үтте Рузалия Сәлимхан кызы.  

Сүз уңаеннан, Беларусия юлла­ры буйлап йөргәндә Нотфуллиннар шулай ук Бөек Ватан ­сугышы елларында һәлак булган ике туганының җирләнгән урыны Смоленщина­да булганнар. Ир белән хатын сөйләвенчә, аларны җылы һәм дустанә мөнә­сәбәттә каршылаганнар. Смоленски өлкәсендә дә, Беларусиядә дә сугыш елларында һәлак булучыларның туганнары килүгә сөенәләр икән.  

– Туганнарыбыз арасында геройлар күп. Хәбәрсез югалучылар да бар, аларның җирләнгән урыннары турында безгә берни дә билгеле түгел. Шулай да алар хакындагы мәгълүматларны эзләячәкбез. Мисалга, күптән түгел генә миңа, иремнең бабасының бабасы, тумышы белән Үтәмеш авылыннан Йосыпов Сәит Камәр улы турындагы мәгълүматны табарга насыйп булды. Бабайларбызның истәлеген кадерлибез, аларның батырлыклары белән ­горурланабыз һәм әлеге истәлекне инде үзебезнең балаларга тапшырып калдырабыз, – диде Нотфуллиннарның кызы Алинә Йосыпова, Әһлиулла Гатауллин җирләнгән урынны да аның ярдәмендә эзләп ­табарга мөмкин ­булган.  

фото Нотфуллиннар архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев