Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түзем һәм дәшмәс әгъза. Бавырны ничек кайгыртырга?

Бавыр безнең организмның иң мөһим органы, төп биохимик лабораториясе дияргә була.

 Бавырны саклауның мөһимлеге турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гастроэнтерологы, профессор Рәфыйк Галимҗан улы Сәйфетдинов сөйләде. 

Бавыр башкарган барлык функцияләрне санау бик озакка китәр иде. Әмма һәркем бер нәрсәне истә тотарга тиеш: кеше организмындагы бөтен система һәм органнар бавырның функциональ хәленә бәйле.

Бавыр чире кайдан барлыкка килә?

Бу, беренчедән, спиртлы эчемлекләрне күп куллану. Бавырга алкоголь ясаган зыян – бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә зур проблемаларның берсе. 

Икенчедән, вируслар (А, B, C, D, Е, F, G, H һ.б.) йоктыру: аның нәтиҗәсендә вируслы гепатит авыруы башлана. Моны кисәтү өчен гигиена таләпләрен үтәргә, сакланмаган секстан һәм, гомумән, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләрдән баш тартырга кирәк. 

Өченче урында – бавырны май басу (алкогольдән түгел) авыруы (майлы гепатоз). Ул гәүдәнең артык авырлыгы белән бәйле. Бүгенге җәмгыятьнең туклану рационы чамасыз һәм зыянлы. Кешеләр бик күп ашый. Кибет киштәләрендә дә табигый продуктлар аз калды.

Кызганычка, яраклылык срогын озайту, товар кыяфәтен яки тәм сыйфатларын яхшырту өчен азык-төлеккә әллә никадәр химик ингредиентлар кушалар. Шунлыктан еш кына товарның сыйфаты түбән була.

Шулай ук бавырга дарулардан зыян килү очракларының артуын билгеләп үтәргә мөмкин. Бүген чат саен даруханәләр урнашкан, дарулар гаммәви мәгълүмат чаралары аша актив рәвештә рекламалана, һәм күп кенә кеше медикаментларны рецептсыз сатып ала. Ә бит һәр дару бавырга йөкләнеш тудыра, шул исәптән табиб күрсәтмәсеннән башка киң кулланыштагы авыртуны баса, температураны төшерә торган дарулар, ашказаны-эчәк тракты өчен препаратлар, контрацептивлар һ.б. 

Бавыр үзен-үзе яңарта аламы?

Чыннан да бавыр үзен-үзе торгызу сыйфатына ия. Аны «түзем» һәм «дәшмәс» орган, дип юкка гына әйтмиләр. Әмма әгәр даими рәвештә чамасыз күләмдә алкоголь эчеп, «сәламәт булмаган» ризык ашап, даруларны контрольсез кабул итеп, тиешенчә ял итмичә һәм гел стресста яшисең икән, бавырның әлеге үзенчәлекле сыйфаты юкка чыгачак.

Биредә, мөгаен, гомуми киңәш-тәкъдимнәр генә биреп буладыр: тормыш рәвешен, организмыңа мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.

Өй шартларында бавырны зондсыз тюбаж ярдәмендә чистартырга ярыймы?

Мондый «чистарту» алымы табиб белән килештереп, иң күбе айга бер тапкыр рөхсәт ителә. Әмма бу процедураның каршы күрсәтмәләре бар: аны кан басымы югары яки түбән, ашказаны-эчәк тракты, йөрәк һәм кан тамырлары, бавыр һәм үт куыгы авырулары булган кешеләргә, менструация һәм йөклелек вакытында үткәрергә ярамый. Бигрәк тә үт куыгында вак ташлар табылган яки үт суы гомоген булмаган кешеләр өчен куркыныч, чөнки аларның урыныннан  күчү һәм үт юлын томалавы ихтимал.

Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Бер үк дәвалану ысулы бөтенесенә дә туры килмәскә мөмкин. Нәселдәнлек, билгеле диагнозлар, аллергия реакцияләре, яшь һәм башка күп кенә факторлар исәпкә алынырга тиеш.

Шуңа күрә ел саен диспансеризация узу, үзеңнең «проблемалы» урыннарыңны белү, сәламәтлек хәлен контрольдә тоту зарур.  

Бавырның сәламәтлеген саклау өчен нәрсә киңәш итәргә була?

1. Чиста ризыклар кулланырга, сезон вакытында яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга, ярымфабрикатлар һәм саклау срогы озын булган товарларга якын килмәскә. Азык-төлек сатып алганда аларның составына игътибар итәргә. Аңарда консервантлар, генетик модификацияле продуктлар, пальма мае (сөт маен алмаштыргыч), шикәрне алмаштыра торган синтетик матдәләр, натрий глутаматы булмаска тиеш.
2. Тиешенчә һәм сыйфатлы итеп тукланырга, артыгын ашамаска, бигрәк тә төнлә, ләкин ач йөрергә дә ярамый. 
3. Тәмәке тарту һәм алкоголь кебек зыянлы гадәтләрдән арынырга.
4. Көненә кимендә 2 сәгать саф һавада йөрергә, чикләүләр булмаса, үзеңә ничек уңайлы, шул кадәр спорт белән шөгыльләнергә. Һәм әлбәттә, төнлә йокларга кирәк – ул сәламәт яшәү рәвешенең мөһим өлеше.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев