Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Учак ягу миче үз хуҗасын тапты

“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын яздыру – ул шәһәрдәге һәм райондагы вакыйгаларны белеп тору гына түгел, шулай ук уңышны сынап карау өчен дә шәп мөмкинлек! 

(Тәтеш, 9 июль, “Тәтеш таңнары”).

Редакциябездә һәр ярты ел саен, ә кайчакларда ешрак та әле, укучыларыбыз арасында приз­лар уйнату уздырыла. Дүшәмбе көнне чираттагы тапкыр шундый оттырыш булды. Аңарда 2022 елның икенче ярты еллыгына район газетасын яздыручылар һәм квитанция күчермәләрен редакциябезгә китерүчеләр яки җибәрүчеләр – барлыгы 516 кеше катнашты. Ярты елга альтернатив абунә рәсмиләштерүчеләр дә автомат рәвештә ­катнаштылар.        

Призга ия буласы бәхетле кешене шобага хәл итте. Уен барышын туры эфирдан теләге булган һәркем карый алды, ул “Авангард Тәтеш #үзебезнекеләрнеташламыйбыз” ­рәсми аккаунтында узды. Видео­язманы социаль челтәрләрдәге безнең төркемдә хәзер дә карый аласыз. 
Призлар уйнатуны үткәрү комиссиясе составына бары тик редакция хезмәткәрләре генә түгел, шулай ук газетаны язды­ручы вәкилләр дә кертелде. Фа­милияләр язылган бәхетле купоннарны барабаннан бу юлы Тәтеш районында “ТР мордва милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе ­Ирина Николаева алып торды.

     

Аның тарафыннан җиңел кулдан алынган беренче приз – шампурлар җыелмасы – Татьяна Миронычевага эләкте. Гриль җайланмасы – Нина Щербаковага насыйп булды. Казан – хезмәт ветераны, 85 яшьлек Мария Аверь­яновага хезмәт итәчәк. Турист өстәлен Любовь Устимова отты. 

Суперпризга – поход миченә – казан кую җайланмасына кем ия булды дисезме? Ул Тәтеш шәһәренең “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Оксана Дубровскаяга эләкте.   

– Әлеге бүләк минем өчен көтелмәгәнчәрәк булды, мин бик шатмын, – дип уртаклашты Оксана Александровна. – Без сәяхәт итәргә яратабыз, табигатькә ял итәргә чыгабыз. Әлеге учак ягу миче һәрчак безнең белән булачак, моның өчен казаныбыз бар инде, аңарда уханы, пылауны тиз һәм, иң мөһиме, куркынычсыз рәвештә пешерә алачакбыз.    

Без җиңүчеләрне котлыйбыз, барлык абунәчеләребезгә киләчәктә уңышлар юлдаш булуын телибез. Безнең газетаны рәсмиләштерергә теләү­челәрнең моны якындагы почта бүлегендә яки редакциябездә тормышка ашыру мөмкинлеге бар.  

Приз ота алмаучылар – кү­ңел­сезләнмәсеннәр иде. Сезнең инде төп бүләгегез бар – ул атнага ике тапкыр килүче “Тәтеш таңнары” газетасы. Ярты елдан соң кабат призлар уйнату булыр дип өметләнәбез, әмма ул инде газетаны 2023 елның беренче ярты еллыгына язылучылар арасында булачак. Редакция­без призлар уйнату белән бергә башка бәйгеләр дә уздыра, катнашыгыз – һәм сезгә һичшиксез уңыш елмаячак!

Сезнең “Тәтеш таңнары”
реклама 16+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев